Бөек Җиңү көне белән!

Бөек Җиңү көне белән!

Кадерле ветераннар, тыл хезмәткәрләре, хөрмәтле якташлар!

Сезне Бөек Җиңүнен 75 еллыгы белән чын күңелдән котлыйм! Бу Бөек бәйрәм көнне барчабызны Җиңүче буын өчен горурлык хисе биләп алган. Бөек Ватан сугышы елларында бөтен ил  бергә җиңүне якынайтуга Пенза өлкәсе дә зур өлеш кертте. Туган илне саклап калу өчен төрле милләт кешеләре бердәм булып, иңгә иң  басты. Пенза ягы 300меңнән артык улын һәм кызын фронтка озатты. 190меңнән артык якташыбыз сугыш кырларыннан әйләнеп кайта алмады. Илебезнең бәйсезлеге өчен сугыш кырларында күрсәткән тиңдәшсез батырлыгыгыз, тыл хезмәткәрләренең   үзләрен үзләре аямыйча эшләгәннәре, җимерелгән хуҗалыкны сугыштан соңгы елларда торгызучыларның  фидакарь хезмәте алдында түбәнчелек белән баш иябез,  безнең күңелләрдә алар мәңге сакланыр.
Ышанбыз: тарихи хәтер  җиңүче буынның балалары, оныклары, оныкчыклары күңелендә буыннардан буыннарга күчәр.
Кадерле ветераннар, без Җиңүчеләр исеменә, лаек булып, игелекле гамәлләр кылып яшәргә тырышырбыз.  Бүгенге көндә тыныч күк йөзе астында яшәвебез белән сезгә бурычлы һәм чиксез рәхмәтле. Сез кешелекне фашизм афәтеннән йолып калдыгыз.
 Сезнең алда баш иеп, тиңдәшсез батырлыгыгызга, рухыгызның ныклыгына сокланабыз. Безгә тыныч тормыш бүләк иткәнегез, туган җиребезне яратырга, аны сакларга өйрәткәнегез өчен мең рәхмәт. Ил өчен барган данлы көрәш елларында күрсәткән батырлыкларыгыз, көчле ихтыярыгыз, тыныч тормыштагы фидакарь хезмәтегез, туган җиргә көчле мәхәббәтегез яшь буынга үрнәк булсын иде!
Җир йөзендә һәрчак тынычлык булсын! Сугыш истәлеге булып илебез елъязмасында якты бәйрәм, батырлык, кыюлык үрнәге,  иң изге көн булып тантаналы Җиңү бәйрәме генә калсын иде!  Кадерле ветераннар!  Ныклы сәламәтлек,  күңел күтәренкелеге  якыннарыгызның игелеген тоеп яшәргә,  ә барча якташларга – тыныч күк йөзе  һәм имин көннәр телим!
Бәйрәм белән! Бөек Җиңү көне белән!    


Хөрмәт белән Җиһанша Туктаров

Комментарии (0)

Оставить свой комментарий