IV төбәкара олимпиада үтте

IV төбәкара олимпиада үтте

Бу көннәрдә генә Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча IV төбәкара олимпиада үтте. Быел анда Россиянең 21 төбәгеннән 163 укучы катнашты. Безнең өлкә командасы да быел шактый зур иде - Индерка, Бистәнкә, Урта Әләзән һәм Кикин авылларыннан 10 укучы көч сынашты.
Пенза командасын оештыруда, Пенза татар милли мөхтәриятенең матди һәм рухи ярдәме шактый булды. Укучыларның юл чыгымнарын милли мөхтәрият үз өстенә алды. Моның өчен мөхтәрият рәисе Туктаров Җиһанша Зиннәтулла улына чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Ә инде бөтен күңел җылысын биреп эшләгән, һәр сорауны хәл итәргә тырышкан, һәрвакытта элемтәдә булып, безнең өчен җан атып торган Гөлназ Самочкинага аерым рәхмәт.
Безнең укучылар да сынатмады. Һәркайсы ана телен, әдәбиятны яхшы белүен, тирән белемле булуын янә бер тапкыр исбатлады. Олимпиададан призер һәм иҗади бәйгедә җиңүче булып кайттылар.
Төбәкара олимпиада җиңүчеләрен Казанда апрельдә узачак татар теле һәм әдәбияты буенча VIII Халыкара олимпиадада тагын бер сынау көтә. Укучыларыбыз анда да өлкә данын лаеклы якларлар дип ышанабыз!
Команданы Казанга алып барган укытучылар: Денишева Венера Хөсәен кызы, Җаббарова Наилә Сәет кызы, Коленкова Асия Равил кызы һәм Баткаева Равилә Фәрит кызы.


Хөрмәт белән, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, укучылар һәм катнашучыларның әти-әниләре.

Комментарии (0)

Оставить свой комментарий