IV төбәкара методик эшкәртмәләр бәйгесе

IV төбәкара методик эшкәртмәләр бәйгесе

Пенза өлкәсе ничә еллар инде Татарстан республикасы Апас районы белән хезмәттәшлек итә. Безнең укучылар берничә ел Ш.Галиев хөрмәтенә
“Шәвәли оныклары” төбәкара сәнгатьле шигырь сөйләүче балалар
бәйгесендә катнашып, призлы урыннар яулый торалар. Быел укытучылар өчен оештырылган Татарстанның Халык шагыйре Шәүкәт Галиевнең тууына 91 ел тулу уңаеннан үткәрелгән IV төбәкара методик эшкәртмәләр бәйгесендә Кикин авылы башлангыч сыйныф укытучысы Акжигитова Рушания Хамит кызы “Ш.Галиев яки якташ язучыларның иҗатын өйрәнүгә багышланган ФДББС таләпләренә туры килгән заманча дәрес,” номинациясендә урын яулап алды, татар теле укытучысы Баткаева Равилә Фәрит кызы “Ш.Галиев һәм данлыклы язучыларның иҗатын танытуга багышланган ФДББС таләпләренә туры килгән заманча дәрестән тыш чара эшкәртмәләре” номинациясендә шулай ук III урынга лаек булды.

Комментарии (0)

Оставить свой комментарий