Пензада үз белемнәрен тикшереп карау максаты белән «Татарча диктант» яздылар!

Пензада үз белемнәрен тикшереп карау максаты белән Татарча диктант яздылар!

19нчы октябрь көнне «Татарча диктант» акциясенә кушылып, Пенза шәһәрендә татар милли-мәдәни мөхтәриятенең яңа бинасында үз белемнәрен тикшереп карау максаты белән татарча диктант яздылар. Мөхтәрият рәисе Җиһанша Туктаров килгән катнашучыларга рәхмәтен белдерде һәм уңышлар теләде.

Диктантны КФУ методисты, татар теле укытучысы Динә Янгуразова укыды. Пенза шәһәрендә әлеге акция өченче ел рәттән уздырыла һәм татар теле буенча белем дәрәҗәсен тикшереп караучылар саны елдан-ел арта гына бара. Быел исә катнашучылар арасында иң өлкән катнашучыга 67 яшь булса, ә иң яшь катнашучыга 20 яшь иде.

Чарада беренче тапкыр катнашкан Фәридә Васильева һәм Алия Абжаева үз хис-кичерешләре белән уртаклаштылар: «Без бүген татарча диктант яздык. Бик ошады. Татар теленә битараф булмаучыларның күп икәнен күреп бик сөендек. Тагын чакырырлар дип ышанып калабыз!»

19 октября 2019 года, в новом здании татарской национально-культурной автономии г. Пензы состоялась международная акция «Татарча диктант» («Татарский диктант»). Ежегодное добровольное и бесплатное образовательное мероприятие объединяет любителей и ценителей татарского языка в разных регионах России и странах мира.
Цель его — повышение интереса к грамотному правописанию, владению литературным татарским языком.
Председатель татарской автономии г. Пензы Жиганша Зейнятуллович Туктаров обратился с приветственным словом к собравшимся и напомнил о том, как важно любить и изучать родной язык.

В нашем городе акция проводится третий год подряд, и с каждым годом количество участников проверки знаний татарского языка только увеличивается. В этом году самому старшему участнику было 67 лет, а самому юному — 20.
Специально подготовленный текст «Саумысыз, аккошлар!» («Здравствуйте, лебеди!») прочитала — методист КФУ, учитель татарского языка Янгуразова Дина Равилевна. ⠀

Результаты диктанта будут размещены на официальном сайте https://www.diktant.tatar/ в течение 30 дней. Участники смогут узнать их и получить сертификат об участии в акции, введя свои данные и секретное слово, которое было на бланке диктанта.

Комментарии (0)

Оставить свой комментарий