КАДИР АКЖИГИТОВ: ДӘВЕРЛӘР ҺӘМ ГОРЕФ-ГӘДӘТЛӘР АРКЫЛЫ СӘНГАТЬ
- 31 Июля 2026
- Комментарии: 0
- Просмотры: 78

Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты әгъзасы Кадир Акҗигитовның шәхси күргәзмәсе июнь азагында Пенза өлкәсенең Заречный шәһәренең музей-күргәзмә үзәгендә ачылды һәм бу җәйнең мөһим мәдәни вакыйгасына әверелде. «Табигать белән бергә» дип аталган экспозициядә Пенза рәссамының 50дән артык картинасы: туган җиргә һәм татар мәдәниятенә мәхәббәт белән сугарылган пейзажлар, портретлар, натюрмортлар тәкъдим ителде. «Якташлар» татар мәдәнияте ж,әмгыяте оешмасына нигез салучы, өлкә тарихында беренче Сабантуйны үткәрүче, Пенза өлкәсенең татар авыллары тарихын өйрәнүче, күпсанлы китаплар авторы, татарча газеталар чыгаручы, рәссам Кадир Акжигитов белән автомиянең яшьләр башкарма комитеты активисты Самира Пономарева әңгәмә корды.
Барысы да ничек башланды
Балачакта, яңарыш чоры сәнгате белән танышкач, нәни Кадир: «Үскәч, рәссам булырмын», - дигән карарга килә. Хыялга юл гади булмый: Савицкий исемендәге Пенза сәнгать училищесына беренче тапкыр укырга керү омтылышы барып чыкмый, ә соңрак йөрәк операциясе аркасында укуын туктатырга туры килә.
Самира: Иж,ат чишмәгез суынмасын өчен һәм изге максатыгызга ирешергә нәрсә ярдәм итте?
Кадир Муса улы: Рәссам булу дигән олы теләк. Бу хакта мәктәп елларында, 5 нче сыйныфтан бирле хыялландым. Хыялым шулкадәр көчле иде ки, үземне башка бернинди һөнәр иясе диеп күз алдына китерә алмадым.
Киндер һәм буяулар гына түгел
Үзен тулысынча рәсем сәнгатенә багышлаганчы, Кадир Муса улы төрле предприятиеләрдә эшли, пространстволарны бизи, ә 1990 елда Пенза өлкәсендә беренчеләрдән булып татар телендә «Нурлы таң» газетасын чыгара. Ул шулай ук Пензада беренче Сабантуен оештыра һәм татар мәдәнияте һәм төбәк тарихы турында китаплар бастыра, татар халкының көнкүрешен һәм мирасын тасвирлый.
Самира: Төрле эшчәнлек сезнең рәсем сәнгатегезне ничек тулыландырды? Аларда сез, рәссам буларак, даими рәвештә кулланган әйберегез бармы, - дисциплина, күзәтүчәнлек яки тарихның бөтен нечкәлекләрен күрә белү?
Кадир Муса улы: Предприятиеләрдә эшләү минем рәсем сәнгатемә ничектер йогынты ясагандыр дип уйламыйм. Киресенчә, рәсем сәнгате предприятиеләрдәге эшкә йогынты ясаган. Миңа калса, дисциплина, күзәтүчәнлек-ул, ниндидер дәрәҗәдә, геннарда салынырга тиеш, ә өлешчә кешенең тәрбия дәрәж,әсенә бәйле.
Татар мәдәнияте турында
Рәссам үз эшләрендә милли кием бизәкләрен, бәйрәмнәрнең чагылышын, көндәлек тормышта кулланылган гореф-гадәтләрнең матурлыгын саклык белән чагылдыра. Аның өчен иң мөһиме - сурәтләү генә түгел, ә урын, хис, кеше турындагы хәтерне саклау һәм моны яшь буынга җиткерү.
«Әйе, туган татар мәдәниятенә мин хөрмәт һәм мәхәббәт белән карыйм — бу миндә балачактан ук килә. Татар мәдәнияте бик бай: анда Сабантуйлар темасы да бар, героик темалар да бар-мәсәлән, М. Җәлил, Г. Гафиятуллин, А. Матросов, генерал Карбышев, майор Гаврилов һ. б.», — дип уртаклашты Кадир абый.
Самира: Бүгенге көнгә карап, яшь буынга татар мирасы турында җиткерү аеруча мөһим һәм сез бу хакта рәсем сәнгате теле белән сөйләшә аласызмы?
Кадир Муса улы: Татарлар өчен дә, гомумән, теләсә кайсы халык өчен дә төп мирас — туган тел ул! Чөнки тел белән фольклор да, әдәбият белән шигърият тә, театр да, җыр сәнгате — эстрада да бәйләнгән. Ачыктан-ачык әйткәндә: татар мәдәнияте җәмгыятен төзү дә нәкъ менә туган телне саклауга юнәлдерелгән. Хәзер телне саклау проблемасы тагын да кискенрәк тора. Иң элек шуны җиткерәсе килә: туган телегездә сөйләшегез, тартынмагыз! Шул исәптән социаль челтәрләрдә дә. Гомумән, мәктәпләрдә татар теле дәресләрендә туган телебезне һәрдаим укытырга кирәк! Телебезне сакларга кирәк! Һәрхәлдә моңа омтылырга кирәк. Кызганычка каршы, бу мирас турында рәсем сәнгате теле белән әйтүе кыен.
Кошларның икенче канаты булган көбек аталарыбыз һәм бабаларыбыздан алган икенче мирас-ислам дине. Диннән башка без яши алмыйбыз. Аллаһка шөкер, бу юнәлештә эшләр бездә әлегә яхшырак, әмма яшь буын бу хакта онытырга тиеш түгел. Өченче мөһим компонент — милли бәйрәмнәр, алар гади халыкның тормышының, көнкүрешенең бизәге булып тора - алардандан башка яшәү ярамый. Мәсәлән, күптән түгел Пенза өлкесендә Дәхтәрни авылында XVI Бөтенроссия авыл Сабантуе гөрләп үтте. Бу бәйрәм безне берләштерде!
Жанрлар һәм яшерен серләр турында
«Табигать белән бергә» күргәзмәсендә рәсем сәнгатенең төрле жанрлары янәшә тора, ләкин аларның һәркайсы рәссам өчен — ниндидер бик мөһим әйберне әйтү ысулы...
Самира: Әгәр сезгә бер генә көнгә бер генә жанр калдырырга туры килсә, сез нинди жанрны сайлар идегез һәм ни өчен? Сезнең өчен анда нәрсә аеруча кадерле?
Кадир Муса улы: Авыр сорау, чөнки беркайчан да бу турыда уйланганым юк иде. Мин барлык жанрларда да яратып иж,ат итәм. Тик бер юнәлештә генә эшләү минем өчен бик күңелсез булыр иде. Минем өчен бер генә жанрда иж,ат итү бернинди авырлыклар тудырмый, гомумән, рәссамнар өчен бу нормаль иҗади процесс. Мәсәлән, бер атна натюрморт белән шөгыльләнәсең, ә аннары кинәт башка жанрда нидер эшлисең килә башлый, башкасына күчәсең. Ә моның сере нәрсәдә? Максатка ирешү өчен, форма һәм эчтәлек тәңгәл килеп, рәссамга һәм тамашачыга ошасын.
Кадир Муса улы Акҗигитов - зур хыялның көндәлек хезмәткә тапкырланган, гореф-гадәтләргә тугрылыкның һәм үз халкыңа булган мәхәббәтнең теләсә нинди киртәләрне дә җиңеп чыгарга сәләтле булуының тере дәлиле. Аның юлы безне иң мөһим нәрсәгә өйрәтә: йөрәгебезнең ихлас тавышын ишетергә курыкмаска, ата — бабаларыбыздан калган туган телебезне, мәдәниятебезне сакларга һәм шуны истә тотарга: без туган телебездә сөйләшкән вакытта гына, Сабантуйлар үткәргән вакытта гына, татар телендә китаплар чыгарган вакытта гына, татар тарихына, татар мәдәниятенә, гомумән, татар кешесенә багашланган рәсемнәр иж,ат иткән вакытта гына, без үз милләтебезне саклып кала алырбыз.
Бу күргәзмә — 50 картина гына түгел, бу тыныч һәм мөһим рәвештә тарих белән сөйләшү. Кадир Мусиновичнын иж,аты аша безнең белән шулкадәр озак еллар алып барган сөйләшүе өчен, аңа рәхмәтлебез!
Кадир абыйга Пенза өлкәсендә татар мәдәниятен саклап калуга һәм үстерүгә керткән зур өлеше, безнең әнгәмә вакытындагы зирәклеге, ачыклыгы һәм бәяләп бетергесез вакыты өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез! Чын аксакаллар - еллар саны белән генә исәпләнмичә, ә рухы яктан югары дәрәж,әгә ия булган, олпат кешеләр! Илһамландырганыгыз өчен рәхмәт, Кадир Муса улы!
Интервьюер - Самира Пономарёва
Редактор - Гульнара Абузярова
Текст на татарский язык перевела - учитель татарского языка и литературы, методист центра Каюма Насыри Дина Янгуразова






